Тэтимол 2015

ТАЛАК I«селезёнка» > чув. талак < гом. кыпч. талақ, угыз. далақ, төркм. даалақ ← бор. төрки (ДТС: 528) tal, уйг. тал, як. таал, төр. tahal id. Бу сүзне фонетик җәһәттән гар. т̣ихāл, т̣ухāл «талак» (ЛТ II: 7) сүзеннән дип әйтеп була, ләкин нишләп төркиләр – терлек анатомиясен бик яхшы белүчеләр – бу сүзне гарәпчәдән алырга тиешләр икән?

Талак сүзен алт. телүүн < монг. дэлүүн < яз. монг. delüün, deligün ~ маньч. дэл׳ахун «талак» белән чагыштыру фонетик-морфологик җәһәттән нигезләүгә мохтаҗ. Räsänen 1969: 457; Федотов II: 167–168; ЭСТЯ III: 137–138; Eren: 103.

Дерив.: диал. талакла-у, к. талаулау.



Предыдущая статья            Следующая статья