Тэтимол 2015

ТАЛ IIдиал., иск. «пучок, (искусственная) веточка, перо на головном уборе, на девичьей шапке (у татар в отдельных местностях, обычно у казахов)» к. Тал I.

Кызлык, өйләнмәгән егет булу билгесе итеп баш киеменә каурый (к. Өке ) беркетү күп халыкларда (мәс., нимесләрдә) булган. Тал сүзенең мәгънәсе онытыла төшкән шундый җыр бар:

Тал бер генә, тал бер генә,

Тал бер генә була ул.

Җан җараткан, күңел тарткан

Җар бер генә була ул.

Әлбәттә, тал агачы бер генә булмый. Монда бүтән тал тур. сүз бара.

Бу тал йөртү гадәте, ихтимал, кошларны күзәтү нигезендә тугандыр: язын кайбер кошчыклар пардаш табу өчен томшыклаларына кечкенә каурыйчык, ботакчык кабып йөриләр, бүтән иштәшләренә тәкъдим итәләр икән: «Әйдә, оя корыйк», янәсе. Андый кошларның кыланышы оя кору өчен гадәттәгечә материал ташудан аерылып тора икән.



Предыдущая статья            Следующая статья