Тэтимол 2015

ТАЛ I«ива», диал. «гладкий ствол»; «пучок; веточка» < гом. төрки (Радлов III: 875) тал «тал, таллык; чыбык; чем; бөртек», төр. dal «тармак, тармакланыш», tal «ботакча, тармакча», бор. төрки (ДТС: 158, 528) dal «тармак», tal «тал» ~ санск. dal «бөре; үсенте; чем, тәлгәш, җилпәзә», индонез. tal «җилпәзә яфраклы пальма», гар. т̣алх «акация». Бу охшашлыклар очраклы микән? Чаг. Тәлгәш. Рус. диал. тал (шуннан таль, талы, талина, тальник «таллык») тур. Аникин: 527–528.

Тал продуктив нигез: таллы, таллык, диал. (ДС I: 177) талла-у «бөртекләү». Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 130–131) «тал агачы» һәм тал (к. Тал II ) «тармак, чем, япь» икесе ике тамырдан димәкче.



Предыдущая статья            Следующая статья