Тэтимол 2015

ТАКЫЯ[таºқ ы̌йа], диал. тайка, тайика, тайха (ТТДС I: 394; ТТДС II: 285) «венок; венец, девичья шапка (различных видов)», диал. «тюбетейка» > мар., удм. такйа, такия, такъя, чув. тохйа > тухйа < гом. кыпч., госм. һ.б. тақыйа «такыя, түбәтәй, шлем» < фар. < гар. т̣āқийä «такыя, түбәтәй» ← тwқ «әйләндереп алу». Бу тамыр үзе фар. тāқ «так, гөмбәз» сүзеннән (к. Так III ).

Такыя сүзе гомумән бик киң таралган, аның рефлекслары күп телләрдә очрый (мәс., рус. тафья «опричник кәпәче»). К. Тукыя . Будагов I: 335; Радлов III: 789; Räsänen 1969: 457; Федотов II: 259.

Такыя продуктив нигез: такыялы (кыз) «кызлыклы кыз, яшь кенә кыз»; такыябаш «испәрәк»; такыячан.



Предыдущая статья            Следующая статья