Тэтимол 2015

ТАКЫР I«гладкий, ровный (о дороге); без растительности (о поверхности земли); скудный» > чув. такăр, мар., удм. такыр id. удм. (Кельмаков 1977: 59) такър бусъ ~ мар. (Иванов, Тужаров: 214) тäкӹр пасу – «такыр басу», морд. М. такор < гом. кыпч., алт. тақыр, уйг. тақир id. < тақ қыр яки бор. так-ыр (*тақ- «бетү» фигыленнән була ала) тақ «юксыл, җетек» сүзеннән, к. Такы-токы.

Такыр басу «алмаш басу, бер елга чәчелмичә сөреп калдырылган басу» тақ (ягъни «парсыз, җөп түгел») сүзеннән булса кирәк. Такыр басу сүзенең Идел-Урал регионында таралуы игенчелек культурасын таратуда татар халкының хәлиткеч ролен күрсәтә. Ләкин мар. тагыр варианты турыдан-туры татарчадан түгел, чувашчадан.

Räsänen 1969: 457, 470; Федотов II: 165–166 (тат. такыр сүзе чувашчадан, ә чув. сүзе бор. гом. төрки тэкир «тигез» сүзеннән димәкче; ләкин чув. такăр – тагыр дип әйтелә һәм тат. теленә дә шул яңгырашта керер иде; ә тат. такыр > чув. тагыр гомуми закончалык буенча чув. телендә интервокаль тартыкларның яңгыраулашуыннан килә).

Дерив.: диал. такырак, такырлы, такырсыз (такыр сүзенең исемләшкән формасыннан); такырлык; такырла-у, такырлаш-у, такырлат-у.



Предыдущая статья            Следующая статья