Тэтимол 2015

ТАКТАБАШ (ЗДС: 602) «сени, крыльцо; односкатная крыша» < төр. tahtapoş < фар. таһтапош, таһтапуш «такта түбәле (корылма)»: таһта «такта» + пош ~ пуш – пушыдан «каплау» фигыленең нигезе. Eren: 391.

Тат. сөйләшләрендә тактай, каз. тақтай, тақтаи «тактадан ясалган» сүзе очрый. Ул фарсыдан үзгәртмичә алынган: анда таһта – исем (материал) мәгънәсендә генә, ә «тактадан ясалган» мәгънәсе тактаи сүзе белән бирелә.



Предыдущая статья            Следующая статья