Тэтимол 2015

ТАКМАК «частушка; песенка для пляски» (такмак әйтү «хором исполнять такие песенки, под такт которых и пляшут»), «прибаутка» > чув., мар., удм. такмак id. < гом. кыпч., к. нуг., ком. тақмак, каз., к.-калп., алт. тақпақ, хак. тахпах «такмак; мәкаль, табышмак». В.В. Радлов (III: 793–794) буенча, тат. такмак сүзенең «табышмак» мәгъ. өстенлек иткән. Гомумән, бу сүз тат. такытақымақ ~ уйг. тақимақ «кабатлау; тагу, рифмалау» формасыннан килә. К. ш. ук иске чув. (< тат., әлбәттә) такмак «кобаҗыр, туйда хуҗаларны рифмалап мактау» (к. Прокопьев: 14–15).

Чув. һәм мар. такмак «чәрмә, туйга барганда ашамлыклар һ.б.ш. салып алып барыла торган букча» сүзе дә татарчадан һәм ул так-у сүзеннән матди әйбер мәгънәсендә турыдан-туры ясалган. Федотов II: 166–167. Добр. сүзлегендә taqmaq «үлгән кешене сагынып җырлау» дигән сәер аңлатма бирелә.

Дерив.: такмаклы, такмаксыз; такмакла-у; такмакчы.



Предыдущая статья            Следующая статья