ТАЙЧИ (до XIX века сохранялось как имя собственное) – «княжич» – себ. татарларында административ берәмлек башлыгы атамасы булган һәм монг. taiği < кыт. тайцзы «башлык» (тай «зур, бөек; остаз») сүзеннән. Монг., маньч. тайҗи «изге рух». Бу сүз тур. зур әдәбият бар, к. Аникин: 526; МНМ II: 109. Көньяк Урал регионында таралган Тайчин, Тайсин фамилияләре шул Тайчи исеменнән булса кирәк. Тайчи  сүзе белән калм. тайша һәм иске себ. тайбуга  (← яз. монг. taibuu < кыт. тайбао) титуллары тамырдаш, ләкин бердәй түгел (кыт. тай + төрле сүзләрдән киләләр). Тайбуга  Себердә ялгызлык исеме буларак та билгеле. ССТМЯ I: 152. Тай  (кардәшлек термины) тур. Räsänen: 454, 455, 456.  |