Тэтимол 2015

ТАЙРАН, тайраң, сайраң, сыйраң (Тумашева 1992: 196, 200) «дух-половинник; калека» (бу сүзләр себ. Сыйыр мүнгән сыйраңнашып, тай мүнгән тайраңнашып, дигән типсәү – туй такмагыннан беленә) << тибет. (МНМ II: 535) тхеүранг (theu-raŋ) һәм çеүраң «бер аяклы, бер куллы, бер күзле парлы табигать рухлары» (чаг. Ярымтык ); бу сүзләр каз., кырг., монг. һәм тува мифологиясендә дә очрый (тэрэң, тыйраң). Күрәсең, мәҗүси тат. мифологиясендә популяр булганнар. К. ш. ук уйг. (Малов 1967: 37) теiшин һәм сеiшiн «берсе табигатьне, берсе кешеләрне яралткан ике илаһи зат». Кырг. эпосында тәрән, терен Тибет батыры, Күгәтәй мәргәннең дошманы. Тайрак «чатан дөя», тайра- «чатанлап йөгерү».

Тайраң һәм сыйраң нарның аяклары берәр генә булгач, алар атка һ.б. икәүләшеп атланалар икән дигән мифологема бар. Тайраңнашу ~ сыйраңнашу, димәк, «меңгәшү».

Тибет-монг. тэрэңнәре үгезгә, сыерга һ.б. гадәттә менелмәгән хайваннарга менеп йөриләр.



Предыдущая статья            Следующая статья