Тэтимол 2015

ТАЙЛАК II(себ., ЗДС: 601) «большой желоб для источника, ключа» – тай улак «зур улак» булса кирәк. Теләсәң-теләмәсәң дә кыт. тай ~ дай ~ да «зур, дәү» сүзе искә төшә. Шул ук компонент югарыдагы сүздә дә булса, ул тайлак < тай ылак (к. Ылак ) булырга тиеш. Һәм тай I сүзе шулар рәтендә тай колын сүзеннән кыскарган булса да гаҗәп түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья