Тэтимол 2015

ТАЙ II(ТТДС I: 293), тайы (Будагов I: 552) «дядя, дядька, человек, который по древнему тюркскому обычаю брал на воспитание сына своей сестры», «тётя, тётка, тетушка» < гом. кыпч., к. кырг., үзб. (ЎХШЛ: 355) тай, төркм. даайы, як. таай id., ш. ук «ана ягыннан нәсел-нәсәпнең гомуми атамасы» (к. Тагай I, Такай ). Госманлы империясендә дайы – биләмә (колония) идарәчеләренең атамасы (аларның кызы яисә берәр кыз кардәше солтан сараенда әманәт буларак тотылган), Төркиянең үзендә (бигрәк тә яничәриләр телендә) дайы дип һәртөрле начальникларны хөрмәтләп атау гадәттә булган (чаг. хәз. рус. шеф «остаз, җитәкче һ.б.ш.»). Гарәп илләрендә дайы «губернатор» мәгъ. кулланылган. К. Будагов I.

Тай сүзе кыт. тайши «хөкемдарның остазы, тәрбиячесе», тайцзы «тәхет варисы», тайҗы «династиянең нигезләүчесе» һ.б. сүзләре белән чагыштырыла: мәгънә структурасы җәһәтеннән бу сүзләр төрки тай ~ тайы сүзенә бик туры килә: төркиләрдә тәхет варисы булып патшаның кыз кардәшенең углы (ягъни хөкемдарның үз токымы түгел) исәпләнгән. Кыт. тай, гомумән, «зур, олы, олуг». ЭСТЯ III: 127–129; ССТМЯ: 151–152. К. Тайчи.



Предыдущая статья            Следующая статья