Тэтимол 2015

ТАГЫ, тагын, себ. (Тумашева 1992: 195–196) таа, таға, диал. дагы «ёще; ёще раз; к тому же» > мар. диал., удм. диал. тагы, морд. М. тага, морд. Э. таго id. < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 79) дахы, (БҺҺ III: 188) тәғен, нуг., куман., уйг., хак. тағы, кырг., каз. тақы, каз., к.-калп., ком., к.-балк., төркм. дағы, тув. дағын, як. даа һ.б. «тагы; хә´ер» < бор. төрки (ДТС: 536) taqï id. ← тақ (к. Так-у ) фигыленнән ясалган сүз, чаг. ш. ук монг., бур. дахин «тагы, тагын, кабаттан» ← даха-, дага- «иярү; тагылу»; тунг. даки, дахи «тагы, тагын, яңадан» ← маньч. һ.б. дахи- ~ даху- «кабатлау» һ.б. (ССТМЯ I: 191–192). Чув. тата «тагын» < тат. тагы да.

Бор. төрки тақы < таққы, ә тақын < таққын булса кирәк. Такы сүзенә тагы тәкый (к.) һәм дәхи (к.) сүзләре кайтып кала. Өстәвенә, да//дә, та//тә кисәкчәсе (тат. диал. дагын//дәген варианты күрсәткәнчә) шул ук такы, такын сүзләреннән килә, к. бу хакта Шараф: 238; Räsänen 1969: 497; Мухамедова 1973: 159; ЭСТЯ III: 122–124.



Предыдущая статья            Следующая статья