Тэтимол 2015

ТАГАРАК, (ДС I: 176) тагырак «деревянное корыто; кормушка» ~ башк. (БТДҺ: 299–300) тағара, тағрақ, тағырау, тағырақ, тағрал, тағран, тағрау «кәрәз элү өчен таяк; кәрәз рамы» – күрәсең, тәүдә «бал кортларын ашату урыны» ~ үзб. тағора, кырг. тағырақ «тагарак», төркм. (ТДГДС: 166) тағара «керәч купы, тәлинкә», кырг., каз. диал. дағара «тас, ләгән» ← кырг. диал., уйг., чыгт., госм. тағар «тагарак; зур мис; кап; ияр арты капчыгы һ.б.» (к. Радлов III: 796), алт., хак., тув. тäр, бор. төрки (ДТС: 526) taγar «капчык; капчык тегүгә китә торган тупас тукыма», госм., төр. dağar «күн капчык», «көтүче сумкасы (төп һәм күч. – үсемлек атамасы мәгъ.); зур балчык чүлмәк; дөя йөге – авырлык берәмлеге» ~ фар. тағар «капчык, янчык» ~ индонез. takar «чүмеч» һ.б. – халыкара, интернациональ сүзләрнең берсе. Räsänen 1969: 454; ЭСТЯ III: 120–122 (бездә күрсәтелмәгән күп телләр вә мәгънәләр китерелә, ләкин тат.-башк. материалы бездәгедән күпкә азрак). Рус. тагар «чыпта, палас», тагарнина, тагарник «чыбык-чабык һ.б.ш.», тар «икмәк янчыгы» тур. Аникин: 522, 533). Чыгт. тағар «ашлык салымы», «79,8 килолык берәмлек» тур. Velidi: 290, 308.

Барча мәгънәләргә уртак сема: «ашамлык савыты». Тары < таарығ сүзе белән гомоген түгелме икән? К. ш. ук Тагарчык.



Предыдущая статья            Следующая статья