Тэтимол 2015

ТАГАН, диал. даган «качели; козлы (для пилки дров), треног; шиш; таган, таганок» > чув. такан, мар., удм., морд. М., рус. таган, мар. диал. (Упымарий: 28) даган id. ~ төркм. тааған, хак. диал. таххан < бор. уйг. тақан id. (> иске тат. такан «дар агачы») ~ бур. тағаан «таган, таккыч» ← так-у (к.); к. ш. ук иске тат. (ТТАС III: 19) такак «берничә элмәкле дар». Чаг. Дага. Рус. таган, таганок тур. Аникин: 521–522 (бу сүз грек теленнән таралган димәкче, без бу фикергә кушылмыйбыз). К. ш. ук Федотов II: 165 (рус теленнән күрше телләргә таралганлыгын әйтә).

Дерив.: таганлы, тагансыз; таганлык; таганла-у; идиома: таган асты «яшьләрнең уен үткәрү урыны» (к. ТТДС II: 284 һ.б.). Бу мәгънә шуннан чыккан: ике таган (өчаяк) төзеп, шуларның өстенә аркылагач куеп, шуңа бер бауның ике башын беркеткәннәр һәм чәңгелдәк (сәленчәк) ясаганнар. Шунда атыну белән бергә төрле уеннар да уйналган.



Предыдущая статья            Следующая статья