ТАГАЙ   I«дядя по матери» (к. Тумашева 1992: 199; автор бу сүзне «корал» дип аңлата, ләкин ул китергән тексттан күренгәнчә кеше, кемсә тур. сүз бара) < кырг., уйг., алт., үзб., төркм. һ.б. тағай id.; тагай  белән җиян  аеруча якын мөнәсәбәттә торганнар: тагай җиянен тәрбияләргә, һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш булган, к. Тай II  ш. ук мәгънәдә. Тагай,  безнеңчә, тай аға(й)  сүзеннән. Тай  һәм ағай  синонимнар булган. Тай < тагай  дип аңлату да бар. К. Покровская 1961: 47–52; Курышжанов 1970: 194–195.  |