Тэтимол 2015

ТАВЫШКАН[таºw ы̌шқан] (тавышкан елы тәгъбирендә), гом. тат. (Троянский I: 46; ЛТ I: 7) таушан, тушан «тушканчик; кролик» (хайван атамаларын бутау тат. сүзлекләрендә еш күзәтелә) < гом. кыпч., төр., аз., гаг. таwшан «куян», чыгт., уйг. таwышқан, кар. давсан, дафсан, тафшан, госм. (Будагов I: 747) давшан, аз. даушған «куян; тавышкан» < бор. төрки (ДТС: 526, 542–543) tabïčγan, tavïčγan, tavïšγan, tavušγan «куян», (Clauson: 447) duwušaγan < *taγulčaγan id. (безнең тәнәйтү). Бу сүзнең икенче бер үсеш линиясе – Д. болг. dvalan ~ бор. монг. taγulaj, taulaj, taolaj > алт. диал. толай, тулай, як. диал., тув. толлай > рус. (Аникин: 529–550) талай, толай, толуй «Себер куяны; Себер тау куяны». Сүзнең бор. нигезе *тағул < *такул < *такағул «сикерүчән» ← тақ- «сикерү» – бор. төрки-монг. сүзе (к. Аникин: 573, шунда бай әдәбият китерелә), к. чыгт. (Будагов I: 338) тауш- «сикереп йөгерү; чабу» < *тағуш-, чаг. эвенк. туксаки «куян» (> рус. диал. туксак id.) ← гом. тунг.-маньч. токса-, тукса- «сикереп бию, сикереп йөгерү» (ССТМЯ II: 208, бик күп материал китерелә, әмма төрки-монг. параллельләре билгеләнмәгән). *Тагул- нигезен бор. монг. tauli- «чабу» яисә кыт. tao «куян» сүзләре белән дә чагыштыралар. К. ш. ук Räsänen 1969: 453; Фасмер IV 129.

Рус. тушкан, тушканчик турыдан-туры тат. теленнән булырга тиеш: Идел-Урал регионында тавышкан (> туышкан > тушкан) дигән кимерүче хайван очраштыргалый (ләкин ул, беренчедән, сирәк күренә, икенчедән, аның практик әһәмияте юк – шунлыктан аны гадәттә белмиләр). Тавышкан  – арт аякларында сикереп хәрәкәтләнүче озын койрыклы җәнлек, аның ике төре бар: тушкан һәм тушканчык (кечерәк төре). Таушан, тушан яңгырашлары иске әд. телдән кергән булса кирәк. Чаг. ш. ук Ялман.



Предыдущая статья            Следующая статья