Тэтимол 2015

ТАВЫШ [таºw ы̌ш] «голос, звук; шум-гам» < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. таwыш, тавуш, тауш (> нуг., каз., к.-калп. таус, таўыс), алт. табыш > хак. табыс ~ кырг. дабыш, добуш, тув. дааш > як. тыас id. ~ каз. даус, дабыс «матәм елаулары; үлгәннән соңгы дан» ~ гар. дäwäш (төрки телләрдән булса кирәк). Тув. дагжа- «тавышлану» сүзеннән чыгып, бор. *дағыш вариантын чыгарырга мөмкин, ләкин бу вариантның икенчел булуы бик ихтимал. Гомумән, тавыш ~ даwыш һ.б. күп күрше телләргә кергән.

Безнеңчә, тавыш < *таwылч ~ *даwылч, ягъни Давыл (к.) сүзе белән гомоген (бу фараз барча этимологик принциплар белән яраша, әмма эзлеклерәк исбатлауга материал җитенкерәми). Будагов I: 721; Радлов III: 774–776; Räsänen 1969: 453.

Дерив.: тавышлы, тавышсыз; тавышла-у, тавышлан-у; тавышчан.



Предыдущая статья            Следующая статья