Тэтимол 2015

ТАВАРЫН-У[таwар ы̌н-] (Ф. Әмирхан, Казан шәһәре татарлары телендә) «следить (за объектом интереса); примеряться; прикидывать» ← таwар-, таwур- «әзер булу; ярашу» фигыленең кайт. юн., гом. кыпч. характерда булса кирәк, к. кырг. тоору- «каравыллау, күзәтү; чамалау», тув. таарыш- «ярашу; ошау» (?). Чаг. бор. төрки (ДТС: 526–527, 542–543) tabran-, tavra-, tavran- «хәрәкәткә килү, актив мөнәсәбәттә булу; тырышу, омтылу; ашыгу» < *taγra-, taγran- (taγuraq > taγraq > tavraq «тизгер, өлгер, тирак») һ.б. Арытабан Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 112–113) угыз телләреннән һәм бор. ядкәрләрдән җыйган бай материал китерә (ләкин тат., кырг., тув. сүзләрен белми): төр. davran-, төркм. даабыра-, дабра-, дабран-, давран-, үзб. (ЎХШЛ: 76) дабрын-, даврын-, дыбрық-, уйг. (Räsänen 1969: 453) tawra-, tawran- «чабу, йөгерү; ашыгу; куҗу; актив хәрәкәткә әзерләнү; коралга тотыну һ.б.ш.» Азагында ул бу фигыльләрне тап тамырыннан дип белдерә. К. Тапырык, Тәперән-ү.

Тат. сүзе Казанда гына сакланган булса кирәк. Шунлыктан аның әйтелешен дә төгәл билгеләп булмый (ихтимал, таwарын- түгел, таwырын-, таwрын- һ.б.дыр ул).



Предыдущая статья            Следующая статья