Тэтимол 2015

ТАВАР[таwар] «фабричные ткани», (Будагов I: 382) «шелковая материя, атлас» ~ к.-балк., уйг. табар, таvар «ефәк; тавар», бор. төрки (ДТС: 526, 542; Clauson: 442) tabar, tavar «байлык, әйберләр; кирәк-ярак», алт. табар «товар; атлы гаскәр». Бу сүзнең «сәүдәгәр олавы» мәгънәсе булган, шуннан бор. рус. товар «олау, сәүдәгәр олавы», шуннан товарище «зур олау», сотоварище «олаудаш» > товарищ «иптәш» (к. товарка «иптәш хатын»), к. Елкина Н.М. К этимологии слова товар // Этимологические исследования по русскому языку. 2. М., 1962). Гомумән, таwар ~ туар сүзләре бер нигездән (к. Туар ). К. Сергеев 1980: 96–108; Э.В. Севортян (ЭСТЯ III: 114–117) тавар ~ табыр сүзләре (аларның гомогенлыгы шикле) тур. төрле бәхәсләр булуын күрсәтеп үтә. Тик табур < табқур дигән версияне (к. Тапкыр ) ул искә дә алмый. К. ш. ук Räsänen 1969: 451–452; Федотов II: 161–162; Мухамедова: 85 (төркм. довар, төр. davar «сарык көтүе» сүзен китерә).

Дерив.: таварлы, таварсыз; таварлык; таварлан-у; таварчы, таварчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья