Тэтимол 2015

ТАБЫРА, табра, диал. (ДС III: 50) дабра «тавро, клеймо (на лошадях)» – татарчадан тыш төрки телләрдә юк. Рус. тавро сүзеннән дип тә әйтеп булмый, рус сүзе үзе төрки тугра сүзеннән дип аңлатыла (Аникин: 521). Безнеңчә, табыра сүзе фар. таб, тап «ут, эссе, көйдерү» сүзеннән ясалган, к. тат. диал. табыра «басу» (ДС I: 125), ихтимал – «үләне, саламы яндырылган җир».



Предыдущая статья            Следующая статья