Тэтимол 2015

ТАБЫН-У «преклоняться, поклоняться; чтить» < гом. кыпч. табын- < чыгт., уйг., бор. төрки (ДТС: 533, 535) tapïn-, tapun- «табыну, хезмәт итү (итенү)» ← уйг., госм., бор. төрки tap- «хезмәт итү» ~ tap «теләк, ихтыяр, мәел» (?), к. ш. ук бор. чыгт. (Поппе 1938: 338) tap, tapı «канәгать, таман» ~ монг. таб- «риза, канәгать булу» һ.б. к. Табуг. Räsänen 1969: 462.

Дерив.: табыныл-у, табындыр-у ; диал. табынчық «ялагай, юмакай».

Тап тамырының гар. табғ «басылу, бастырылу» сүзләре белән охшашлыгы очраклы булырга тиеш. Шулай ук бор. төрки tap- «табу, табып алу» белән бердәйлеге дә (к. Будагов I: 719–720) исбатлауга бик мохтаҗ.



Предыдущая статья            Следующая статья