Тэтимол 2015

ТАБЫН I«стол для гостей; группа гостей; общий стол семьи», диал. (ТТДС I: 392, БҺҺ III: 164) «табун» < гом. кыпч. табын < чыгт. табун id. М. Рясянен буенча (Räsänen 1969: 543), монг. табун «биш» сүзеннән (ат өере дүрт бия һәм бер айгырдан гыйбарәт) дип исәпләнә. Икенче бер фараз буенча, монголлар биш төрле малны – ат, дөя, сыер, сарык, кәҗәләрне «бишлек» дигәннәр. Ләкин к. Тап I: табын «тап булып» (инструменталь килеш) сүзеннән исемләшкән булуы ихтимал.

Тат. сөйләшләрендә (ш. ук күрше телләрдә) табун яңгырашы да (Радлов III: 978; ТТДС I: 392) бар, ләкин бу вариант рус теленнән (рус теленә исә кр.-тат. яки Кавказ төрки телләреннән кергән), чөнки тат. сингармонизмы законнары буенча икенче иҗектә -у- килми.

Иске сүзлекләрдә (казанча) табун «дүрт кешелек дирбия», Дагстанда «40–50 данә», төр. телендә «учак ягу чокыры» мәгъ. күрсәтелә (Будагов I: 328) һ.б. Рус. табун (төрки телләрдән икәнлеге) тур. Аникин: 519–520 (шунда ук тиешле әдәбият).

Дерив.: табындаш, табынлык, табынчы («официант»), табынчылык . К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья