Тэтимол 2015

ТАБАНЧА, табәнчә (Тимергалин: 439) «пистолет, револьвер» ~ ком., кар., кырг., каз., үзб. һ.б. тапанча, табанҗа (> нуг., каз. тапанша), төр., аз. (Будагов I: 734) табанҗә, тапанчә id. Сүзлекләрдә (Рясянен сүзлегендә дә) фар. табанчэ, тäпанчэ «пистолет» (ш. ук «сугып җибәрү») сүзенә нисбәтләнә.

Бу сүзне табанча (к. Табан ) сүзеннән аеру өчен табәнчә дип язу хәерле.



Предыдущая статья            Следующая статья