ТАБАН I«ступня; подошва», диал. (ДС I: 175) «пятка», күч. «полозья, плоская опора», уч табаны «ладонь» һ.б. < гом. кыпч., уйг., хак., алт., төр. табан < бор. төрки (ДТС: 524) taban (башлыча) «аяк табаны, олтан», аз. таабан, төркм. даабан id., тув. даван «мөчә (аяк-кул)», тавангай «аяк табаны» > як. табағай «чәңгәл, ерткыч җәнлек тәпие»; фонетик дивиацияләр: үзб. товон, тәвон, уйг. диал. тапан, алт. табаш «табан» һ.б. к. ЭСТЯ III: 110–112. Чув. топан > тупан, мар. таван «чана табаны» мәгъ. тат. теленнән алынганнар. Гомумән, бу сүз күп кенә күрше (Кавказ, Балкан, Шәрык) телләренә дә кергән (к. Э.В. Севортянда). Монг., калм. tabag, tabaγ id. сүзе төрки табан белән гомоген, ләкин алынма булмаска да ихтимал. Э.В. Севортян В.Е. Егоровка ияребрәк табан сүзен тап имитативына баглый, ягъни бу сүз тапта-у, тапылда-у фигыльләре һ.б.ш. белән гомоген булып чыга. Безнеңчә, бу нәтиҗә ашыгыбрак ясалган. К. Табан II. Räsänen 1969: 462; Федотов II: 249. Дерив.: табанлы, табансыз; табанлык; табанча; табанла-у «табан озынлыгы белән үлчәү»; (Г. Тукайда) табан-табан. Гомумән, таба, табак һәм табан сүзләре тамырдаш булырга да мөмкин, к. фар., төр. диал., гар. һ.б. тава ~ даба ~ дабба «елгалар кичәр өчен түгәрәк кимә» (к. Никитин А. Хождение за три моря. М.–Л., 1958: 209). |