ТАБАК «чашка; лист (жести, бумаги)» < гом. кыпч. табақ, госм. табақ, төркм. таабақ, хак. табах, уйг. тавақ, госм. табақа ~ монг. табага «табак» < гар. т̣абäқ «табак», т̣āбāқ «кирпеч» ← т̣бқ «яссы, җәенке булу». К. Тепке. Сүзлекләрдә (Räsänen 1969: 451; Redhouse: 1073) бу табак сүзенең һәрдаим гар. алынмасы итеп күрсәтелүе безне ышандырып бетерми. Табак сүзе гарәпчәдә генә түгел, фар.-таҗ., Һиндстан, Индонезия телләрендә дә бар. Бурят телчесе Н.А. Хазуев (1978: 59) бур. табаг «тәлинкә» сүзен тибет. тха-паг сүзеннән ди. Каз. тайпақ «таба» варианты да гар. алынмасына охшамый. Гомумән, бу сүз чыгышы томанлы мәдәни лексика җөмләсенә кертелергә тиеш. К. Табан I. Табак продуктив сүзьясагыч нигез: табакла-у, табаклы, табакча, табакчы, табак-табак һ.б. |