Тэтимол 2015

ТАБА II, табан «к, по направлению» < гом. көнб. төрки таба, табан (ш. ук нуг. табаған, ком. табалык), бор. төрки (ДТС: 525, 526, 533, 534) tapa, taba, tabaru «таба» ~ каз., к.-калп., уйг., төркм. таман «як, тирә; таба». Этимологиясе бәхәсле сүз: Н.К. Дмитриев (1940: 89) һәм А.Н. Кононов (1980: 202–203) таба сүзен тап-у (табу) фигыленнән дип карыйлар, к. каз. (ҚТДС: 311) табай «таба». Ләкин уйг. һ.б. таман варианты аңлатылмый кала. Г. Рамстедт (1957: 74) таба сүзен бор. ta «теге» + (кыт. алынмасы) pa, ba «урын, төш» сүзләреннән тора дип карый һәм бу фараз бор. табару, табага (безнең табага), табан кебек формаларны да аңлата ала. К. Табантын.



Предыдущая статья            Следующая статья