Тэтимол 2015

ТАБА I«сковорода» > мар., удм. таба, чув. тупа, топа (Сергеев 1971: 72) id. < гом. кыпч. (һ.б. угыз) таба, тава id., чыгт., госм. < фар. тāбä, тāwа «таба; тигель» ← тäб «эсселек; кыздыру; ут» (~ авест. täpa, санск. tаp), к. фар. тāбäи «типше (төба төре)»; каз. (ҚТДС: 311) табадан < фар. тāбäдан «таба аслыгы». Төрки телләрдә бор. (исламга кадәрге) алынма. Радлов III: 983; Platts I: 303; Räsänen 1969: 451; Тимергалин: 429.

Дерив.: табалы, табасыз; табалык; табачá ; себ. табақца, табаца «чынаяк аслыгы». К. Тәбә.



Предыдущая статья            Следующая статья