Тэтимол 2015

СЫРХА-У «хворать» ~ гом. кыпч. *сырқа- id., шуннан ком., каз. сырқыра- ~ башк. һырқыра- «сызла-у», конкрет мәгъ. «саркып тору, аккалау (мәс., сүл, эрен тур.)»; чаг. сықра-у . Себ. сырға- (к. ЗДС: 594) «авыру» нигезе бор. уйг. телендә ысырға-, ысырқа- «эсселек кичерү» (рус. сөйл. «температурить») кебек сүздән дә килеп чыга ала. Чаг. ш. ук сырхават. Монда, күрәсең, төрле сүзләр контаминациясе күзәтелә. Ни өчен тат. телендә -х-? Бу билгегә караганда, тат. сүзләре – алынма. ЭСТЯ VII: 417–418 (күп параллельләр китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья