Тэтимол 2015

СЫРА I«пиво» ~ башк. һыра id. > чув. сăра, мар., удм. сыра < гом. кыпч. сира, каз. диал. (Аманжолов: 406) сыраб, каз. serap < фар. сäраб «куе шәраб, куе чәй, сөзекләндерелмәгән катнашма» булса кирәк (шуннан ук сироп ). Бу сүзне төркм., үзб. һ.б. ширә < фар. ширä «сут, сок» сүзеннән дә, санск. sura «эчемлек төре» сүзеннән дә чыгаралар (Егоров 1964: 183; Räsänen 1969: 418, 447; Федотов II: 29, 30). К. удм., коми. сур, венг. sör, хант. сар «сыра» – бор. һинд.-иран телләреннән (Гордеев 1985: 75). К. ш. ук ЭСТЯ 2003: 413–414 (бик аз гына).



Предыдущая статья            Следующая статья