Тэтимол 2015

СЫР «одна из параллельных чёрточек, линий, полос, гофр» > мар., удм. сыр [сър] id., башк. һыр id., ш. ук «бизәк, бидәр» < гом. кыпч., гом. төрки сыр (чув. сăр), уйг., үзб. сиръ ~ монг., калм. шир «буяу, буялы бизәк; лак, киноварь (җете кызыл буяу)» ~ маньч. сирбэ id. кыт. tsi < tsir «сандал, иннек» сүзеннән, к. бор. төрки (ДТС: 505) sïr «кытайлар йөзләрен буйый торган буяу»; бу мәгънә сыр-у (к.) белән контаминацияләнгән. Räsänen 1969: 418; ССТМЯ I: 95; Федотов II: 28–29; ЭСТЯ VII: 409.

Дерив.: сырлы, сырсыз; сырла-у, сырлан-у; иске тат. сырчы. Сыр сүзе шар II белән бердәйме икән – әйтүе кыен.



Предыдущая статья            Следующая статья