Тэтимол 2015

СЫПЫР-У «разглаживать ладонью; проводить (щёткой) очищающие движения по поверхности чего-либо», күч. «очистить – съедать без остатка всё, что подано» < гом. кыпч. сыпыр-, сыппыр-, сыптыр- «сыпыру, себерү» ← *сып- < *сырп- «сыйпау, сыйпап тигезләү» – сырп тәкълиди тамырының фигыльләшкән формасыннан, шуннан ук к. Сыйпа-, Сырпа . Кыпч. һәм алт.-саян шивәләрендә, монг., тунг. телләрендә сырп тамырыннан тармакланган исәпсез күп тамыр-нигезләр табыла, к. алт., хак., шор. сыба-, куман. сыпа- «шомарту, сыйпау», каз. сыпанда-у «койрык белән (бөҗәкләрне куып) селтәнү» һ.б.ш., к. Радлов IV: 668–670.



Предыдущая статья            Следующая статья