СЫН «стан; корпус, вид (человека)» ~ кр.-тат. sın > мар. сăн < гом. төрки сын, башк. һын «сын, буй; образ; һәйкәл» (бу мәгъ. бигрәк тә көнб. кыпч. телләрендә еш очрый); көнч. төрки телләрдә (к. Радлов IV: 628, 692) «тау сырты». Бу сүз кыт. теленнән дигән фикер бар (бу тур. к. Федотов II: 24–25). Чаг. монг. сынҗ, шынҗ «сын». ЭСТЯ VII: 401–403. Сын продуктив сүзьясагыч нигез: тат. диал. (Махмутова 1978: 222; Тумашева 1992: 197) сĕннĕ, сынны, сынлы > чув. сăнлă, сăлнă > мар. (Саваткова: 151) сылны, сĕлнĕ «кебек; охшаш» (~ кырг. сындуу «матур; охшаш», каз. сынды, башк. һынды id.); тат. < гом. кыпч., үзб. диал. сынчы (себ. сынцы) «сынаучы; күрәзә», башк. һынсы, нуг., каз., к.-калп. сыншы id., себ. сынцыл «кызыксынучан» (Тумашева 1992: 197). К. ш. ук Сына-у, Сылу. |