Тэтимол 2015

СЫМАК, сыман, диал. сымал «подобный» < гом. кыпч. сымақ, сыман, башк. һыман, һымақ, уйг. симан, үзб. симон, алт., хак. сыман, зыман, зыбан id., ш. ук «сыйфатны киметү кисәкчәсе». Һичшиксез -сыл, -сым (аксыл, аксым, күксел һ.б.ш.), -су (алсу) < -сығ кушымчалары белән тамырдаш. Чаг. кар. сыман «күренеш, җәһәт, як», кырг. сымал «охшашлык» (сымалдан- < сымаллан «охшау»). Фигыль ясагыч -сы//-се кушымчасы (авырсы-, авырсы-н-, авырсы-т-) да шул ук сериядән: тамырлары сы «охшашлык; охшау» сүзеннән булса кирәк, к. себ. сын «кебек, шикелле» (Тумашева 1992: 197). К. Сын.



Предыдущая статья            Следующая статья