Тэтимол 2015

СЫЛТА-У «отговариваться; находить предлог; ссылаться на» < гом. кыпч. сылта-, уйг., үзб. силта-, як. сылта-, сыылта-, башк. һылта- «сылтау, сәбәбен, акламасын табу» ~ монг. силта-, маньч. сылта- «сүз әйтеп котылу» һ.б., к. ш. ук к.-балк. салта-, алт. шылта-, монг., бур. шалта- «бәйләнергә сәбәп эзләү». К. Шелтә. Пекарский: 2450; Räsänen1969: 416; ССТМЯ II: 85; Федотов II: 231.

Дерив.: сылтан-у, сылташ-у, сылтат-у. К. Сылтау.

Сылта-у сүзе белән беррәттән иске чыгт. (Котби), куман., сары уйг. тылта-, бор. төрки (ДТС: 567) tïlta-, tïlda- «сылтау, сылтану» сүзе дә бар. Төрки телләрдә т ~ с күчеше юк, ләкин кыт. тс авазы бер очракта с-, икенче очракта т- белән субституцияләнергә мөмкин. Шуннан чыгып, сылта- ~ тылта- фигыленең төбендә кыт. алынмасы ята дигән фикергә киленә. Гадәттә исә сылта- фигылен монг. телләреннән таралган дип уйлыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья