Тэтимол 2015

СЫКЫ, (ТТДС I: 140; БТДҺ: 140) зықы «густая, тяжелая пороша; пороша, которая бывает в особенно холодные и одновременно тихие дни; тихий, безветренный холод» һ.б. ~ башк. (БҺҺ II: 74, 223, 296; БТДҺ: 289, 384) зәһеү, сықы, һықы id. ~ чув. (Ашмарин XI: 289) сăк, сăкă, сăхă «вак кына кар», «шудырмый торган карлы кышкы юл», гом. кыпч. сүзе булган, к. абаз. (< кыпч.) сыха «кырпак кар; зыкы; җәяүле буран». Гомумән бу сүз, бик ихтимал, фар.-таҗ. заһ, заһи «сыкы; дымлылык» сүзенә тоташа бугай, к. тат. диал. зыкы «мәте, суткак балчык», зық (зықы) салкын (суык) «көчле суык» һ.б.

Сүзлекләрдә тагы зыкы(н) чыгу, зыкыга тию һ.б.ш. тәгъбирләр (ТТДС I: 140) очрый – боларда сүз нигезе гар. зäһм, зиһм, зäһим «авыр ис, тир исе» сүзеннән булса кирәк, к. к.-калп. зыкым шыкты «бик нык арыдым», кырг. зыкым чыкты «авыр хәлдә калдым» (зäһим > зыкым дигәч, төркиләр, халык этимологиясенчә, сүзнең нигезе зыкы икән дип аңлаганнар).



Предыдущая статья            Следующая статья