Тэтимол 2015

СЫЗ-У II«чертить; чиркнуть», күч. «убегать» < гом. кыпч. сыз- ~ башк. һыҙ-, уйг., үзб. чиз-, госм., бор. төрки (Радлов IV: 663, 667; Радлов III: 2148; Räsänen 1969: 420; ДТС: 147, 151) čiz- id. Чаг. чув. çыр-, çĕр- «сызу; сөрү». Бу фигыльнең исем коррелянты – тат. диал., к.-балк. сыз «сызылган нәрсә, сызык, чый, язу» (к.-балк. сызла- «сызу»). ЭСТЯ VII: 392–393.

Сыз- нигезе бор. төрки чыз- < *чырг- сүзеннән килеп чыкса, ул сүз чый (к.) белән тамырдаш булуы ихтимал.

Сыз- бик продуктив сүзьясагыч нигез: сызгы, сызгыч, сызма, сызык, сызым һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья