Тэтимол 2015

СЫЗ-У I«гореть, таять с шипением; ныть, болеть; издавать протяжный, тональный звук (о скрипке)» < гом. кыпч. сыз-, башк. һыҙ- id. ~ чув. шăр- (шăран-) «кыздырыла торган май эрү; көйрәү, сызу һ.б.». Бу сүздә асылда ике тамыр булырга да мөмкин, к. урта төрки сыз- «эрү (май тур.)», төр. sız- «сарку, үтеп керү; сөзү; сөзелү; чөмерү; исерү», алт., хак., тув. сыс- «сарку» һ.б., к. Räsänen 1969: 420; ЭСТЯ VII: 394.

Сыз- продуктив сүзьясагыч нигез, к. себ. сысгыр- < бор. төрки sïzγïr-, (ДТС: 506) sïzγur- «май эретү» > госм. сызыр- һ.б., тат. әд. сыздыр-у «скрипкада уйнау; музыкаль инструментта шәп уйнау», сызгыч «кәман, җәя». К. ш. ук Сыз, Сыза, Сызыл.



Предыдущая статья            Следующая статья