Тэтимол 2015

СЫЗГЫР-У, диал. сырғыр- «свистеть» < гом. кыпч. сызғыр- (каз., к.-калп., кырг. ш. ук сызыр-), башк. һыҙғыр-, үзб. чизғир-, чулым. сыкыр, сыққыр- һ.б. (к. Радлов IV: 610–619) id. Бик гади генә ыссыр-ғыр-, сыр-гыр- рәвешендә ысс, сысс ымлыгынан яңадан-яңа, репродуктив рәвештә ясала, к. каз. ысқыр-, чыгт. һ.б. сығыр- > чув. шăхăр- «сызгару» < ссы-ғыр-. К. ш. ук Сыбызгы, Сыгыр-у. Федотов II: 451–452; ЭСТЯ VII: 383–387.

Сызгыр-у продуктив сүзьясагыч нигез, шуннан сызгырак «бүрекле чыпчык», сызгырык «бер сызгыру», сызгырткыч һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья