Тэтимол 2015

СЫЗГАН-У, диал. (ДС I: 167) сыган- «засучивать (рукава, подол)» ~ башк. һыҙған-, алт. сыскаң-, сыскың-, сыскын-, хак. сыхсан-, сыхсар- id. ← сыхса- < сысха- (метатеза) «ялангачлау» < *сызға- ~ тув. сырға- id., к. ш. ук чув. шăнкарт- < шăркант- «сызгану», каз. сырый- «ялангач йөрү», тат. диал., каз. сырға- «лайлалы шома булу», алт. диал. (Будагов I: 698; Баскаков 1972: 249) сырканчык, сырзанчак «чалбар балагы (сызганыла торган өлеше)», бор. төрки (ДТС: 506) sïtγa- «сызгандыру, сызгану» һ.б. Бүтән кыпч. телләрендә сызган-у сүзе юк шикелле.

Сыған- варианты бор. төрки (ДТС: 502) sïγan- (каз. сыбан-) вариантыннан килә, бу фигыль исә (госм. һ.б.) сыга- «ялангачлау, сыйпау, шомарту» (к. Радлов IV: 615) фигыленең кайт. юн. Гомумән, сызған- < сырған- > сыҙған- > *сыйған- > сыған- һ.б. К. Räsänen 1969: 414. Бу сүзләрнең тамыры *сыр «ялангач, киеме, кабыгы суелган», чаг. Шыр.



Предыдущая статья            Следующая статья