Тэтимол 2015

СЫЕРЧЫК[с ы̌й ы̌рч ы̌қ], диал. (ДС II: 232 һ.б.) чыйырчық, шыйырчық «скворец» < иске тат. (Будагов I: 700) сығырчық, сығырчақ < бор. төрки (ДТС: 502) sïγïrčïq, sïγïrčuq > башк. сыйырчық, шыйырсық ~ төр. sıgırcık, хак. сығырҗақ ~ үзб. чуғурчиқ, госм. чоғурҗуқ id. ← сыгыр-у (к.) сүзеннән. Сыерчык сүзенә охшаш сүзләр күрше телләрдә дә еш очрый: чув. шăнкарч, шăнкарчăк (Сергеев 1971: 151–152 – бу сүзнең унлап вариантын китерә) «сыерчык», мар. шыңгыртыш, шыңгырчык, шырчык, удм. сырчик, шырчик «сыерчык» ~ коми. сырчик «сиртмәкойрык» һ.б. Рясянен (Räsänen 1969: 415) бу сүздә төрле-төрле тамыр контаминациясен күрә. Соколов 1967: 189–190; КЭСК: 269; Федотов II: 445; ЭСТЯ VII: 387–390.



Предыдущая статья            Следующая статья