Тэтимол 2015

СЫЕР[с ы̌й ы̌р] < гом. кыпч. сыйыр, башк. һыйыр < чыгт., госм. сығыр, уйг., үзб. сиғиръ id. < бор. төрки (ДТС: 502) sïγïr «сыер; үгез (!)» ~ төркм. (ТДГДС: 165) сығыр «эш үгезе», к. ш. ук кар., каз. диал. сыыр «сыер». Бик бәхәсле сүз: кайберәүләре аны каз. суын, себ. (брб.) суун ~ төркм. сугун < бор. төрки (ДТС: 503) sïγun «иркәк марал» һ.б. белән (бу сүз тур. бай әдәбият бар, к. Аникин: 516) чагыштыралар, икенчеләр сау- < сағ- «саву» нигезеннән диләр (Räsänen 1969: 414; Мусаев 1984: 26). Сыер сүзе кайбер төрки телләрдә сирәк очрый, бу мәгъ. инәк (к.) сүзенең параллельләре кулланыла. Аз. диал. (АДДЛ: 363) сығыр «урманда яшәүче ерткыч хайван» – сәер сүз, ихтимал, сыер < сыгыр белән тамырдаш түгелдер. ЭСТЯ VII: 383–384.



Предыдущая статья            Следующая статья