Тэтимол 2015

СЫДЫР-У, сызыр-у «сдирать, сделать сдирающий удар кнутом, плетью» < гом. кыпч. сыдыр-, башк. һыҙыр- < бор. төрки (ДТС: 502) sïδïr-, sïdïr- «сыдыру; кырку, йолку»; як. сырдыр- «сыдыру» сүзенә караганда, сыдыр-у < сырдыр-у бор. *сыр- «суелдырып сөртү» фигыленең йөкл. юн., чаг. госм. ысыр- «тешләп алу, сыдыру, чыю». Чув. сăтăр- «сыдыру» тур. Федотов II: 34; Räsänen 1969: 414 (монг., маньч. телләреннән бигүк ачык булмаган параллельләр күрсәтә). ЭСТЯ VII: 391–392. Чаг. ш. ук Шыер-у.

Дерив.: сыдырыл-у, сыдырыш-у, сыдырт-у; сыдырткы, сыдырткыч (зур щётка).



Предыдущая статья            Следующая статья