Тэтимол 2015

СЫГЫР-У (Тумашева 1992: 198), сөйл. ш. ук. сыйғыр-у, шыйғыр-у «свистеть» ~ чув. шăхăр- id. < гом. кыпч., алт., төркм., аз., тув. һ.б. сығыр- < ыссы-ғыр- id. ысс, ыссы – сызгыруга тәкълит сүзенә бик билгеле -ғыр кушымчасы ялганып ясалган фигыль, к. ш. ук каз. ысқыр- «сызгыру», нуг., тув. сыгы «сызгырык» һ.б. Чаг. ш. ук Сыбызгы, Сызгыр-у, Сыерчык. Бу сүзләрнең уртак тәкълиди тамырыннан бер очракта гади сызгыру мәгъ., икенче очракларда «кызгандыргыч» мәгъ. сүзләр ясалган. ЭСТЯ VII: 383–387 (бик күп төрле материал китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья