Тэтимол 2015

СЫБАЙ диал. «конный, всадник», себ. (Тумашева 1992: 197, 254) сыпайы, ысбайы «ыспай, тәрбияле, килешле» ~ башк. һыбай, һыбайлы «атка атланып; атлы», кырг., төркм. сыпайы «әдәпле, хәялы; гаскәри; атлы гаскәри» < фар. сипаһи id. << авест. späda, spädha «атлы гаскәри; асылзат»; к. ш. ук үзб. sipah, sipahi «солдат; тыйнак; ыспай», төр. sipahi «гаскәри; госманлы дәүләтендә аерым төр гаскәри (атлы казак, үз аты һәм коралы белән армиягә килүче)»; чаг. семантик аналог: фр. cavalier «атлы гаскәри; кавалер». Абаев I: 479; TS: 1206; Будагов I: 53. К. Ыспай.

Сыбай сүзенең субай, субагай (к.) сүзенә катнашы юк.



Предыдущая статья            Следующая статья