Тэтимол 2015

СҮТ-Ү «распарывать, пороть», «расплетать, развивать» (Троянский I: 566) ~ чув. сүт-, сĕвĕт-, мар. шүт- < гом. кыпч. сöт- id. Киңрәк таралган сöк- «сүтү» сүзе белән тамырдаш. Ихтимал, сүр- сүзе дә шулар белән тамырдаштыр һәм аларның уртак тамыры сö-дер (сö-р-, сö-т- һәм сö-к-). Чаг. монг. сүйтгэ- «юк итү». ЭСТЯ VII: 319–320.

Дерив.: сүтел-ү, сүтеш-ү, сүттер-ү; сүтек; диал. сүтек-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья