Тэтимол 2015

СҮКМӘН, сүгмән (Будагов I: 648; Тумашева 1961: 193; Тумашева 1992: 195) «чекмень; армяк из верблюжьего сукна; сермяга» ~ мар., удм. сукман, чув. сăхман «тула; зыбын», морд. М. сумань «зыбын», рус. сукман «сукна кафтан яки сарафан», бор. рус. сукманъ «тула», Д. болг. сукман «җиңсез йон күлмәк» слав. сүзе дип тә исәпләнелә (к. Фасмер III: 798–799), ләкин А.Е. Аникин (2000: 510) бу сүзне төрки алынма булырга тиеш дип карый. Шул ук вакытта ул рус сүзе чув. сăкман, сăхман сүзеннән дигән фаразга һәм чикмән белән тамырдаш дигәнгә дә хаклы рәвештә каршы.

Сүкмән, ихтимал, бор. төрки (ДТС: 510) sökmän «каһарманнарга бирелә торган атама» сүзе белән тамырдаштыр: ул «батырлар киеме, броня» дигәннән була ала – төркиләрдә калын йон тукыма яисә сырган саклагыч киемнәр традициядә булган. Чаг. ш. ук төр. sоkmаn «биек итек төре».

Сүкмән һәм чикмән сүзләре аваздаш һәм мәгънәдәш булсалар да, тамырдаш яки кардәш түгелләр, чөнки болар арасындагы аваз аермалары аваз күчешләре закончалыкларына хилаф. Гомумән сүкмән (тат. диал. сукман) табышмаклы сүз булып кала.



Предыдущая статья            Следующая статья