Тэтимол 2015

СУЫ-У, соуы-у, себ. (Тумашева 1992: 193) суа-у «охладеть, остыть» – шуннан к. суын-у, суык «холод» һ.б. – < бор. төрки (ДТС: 507) soγu-, soγï- «суу», soγun- «суыну», soγut- «суыту», soγïq, soγuq «суык» һ.б. Бу сүзләрнең параллельләре барча төрки телләрдә бар: кырг., алт., тув. соо-, соон-, соок, чув. сивĕ-, сивĕн-, сивĕт-, сивĕ, башк. һыуы-, һыуын-, һыуыт-id. id., як. уох «суык», үзб. совуқ, чыгт. саwуқ (Боровков 1963: 257) «суык» (шуннан суыклык; суыгай-у, суыклан-у һ.б.ш. кебекләр) *со тамырыннан. Чув. сивĕ < *сыйвы < *соwуғ < *соғуғ. Суы- < соғ-ы- сүзен су сүзе белән баглау нигезсез. Будагов I: 714; Федотов II: 47–48; ЭСТЯ VII: 272–273.



Предыдущая статья            Следующая статья