Тэтимол 2015

СУРГЫЧ, сŏргŏч «сургуч, состав красного цвета для печати» ~ төр. сургуч «шәлкем, кәкел, чук» < сургуч < савургуч ~ саравыч ди Будагов (I: 624, 707). К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 514) surqač, surquč «пычак һ.б.ш. сабын эшкәртү өчен лак, сумала». Фасмер III: 806 (тат. сүзе үзе русчадан димәкче). Räsänen 1969: 433 (рус сүзе татарчадан ди).

Дерив.: сургычла-у; сургычлы.



Предыдущая статья            Следующая статья