Тэтимол 2015

СУНА: сигез суна (М. Гафури), диал. (миш., перм.) сына, суна «вид дикой водоплавающей птицы; гагара; вид уток» < гом. кыпч., чыгт., угыз. сона, башк. һуна, кырг. соно id., ш. ук «кигәвен», каз. диал. сона «сырга» (ҚТДС: 295), үзб., төркм. сона, төр. suna, süne «матур ана үрдәк», үзб. сона «кигәвен», чулым. сууна, чыгт. сунақ, монг. сона, соно «эре (яшел башлы) кигәвен, чикерткә» (к. Räsänen 1969: 415). Төп мәгъ., безнеңчә (уйг.) сона, суна, зона «фирүзә (матур яшел таш һәм шуның төсе)». Шуннан сигез суна «муенында сигез яшел тап булган кош – гагара», шуннан сигез сүзе төшерелеп суна «су кошы, үрдәк» килеп чыккан. ЭСТЯ VII: 306–307 (соно, сонор «үрдәк төре» һәм сона, сунак «кигәвен» аерым матдәләр).



Предыдущая статья            Следующая статья