Тэтимол 2015

СУМ I«рубль», диал. (Тумашева 1992: 191) «форма (для литья)», «брус», (Гиганов) «дебелый» < гом. кыпч. сом «сум, бөтен, бөтен кисәк, кәбәрә», алт., хак., тув. сом «форма; килбәт; мәҗүси тәңре гәүдәләнеше буларак тупас кына кеше рәвешендә юнылган агач кисәге» (к. Радлов IV: 562 һ.б. чыганаклар), кырг., үзб. сом «килешле-килбәтле, таза (егет)», каз. сом «авыр, точ», башк. һум «сум» һ.б. Сум ның акча мәгънәсе бор. «тоташ кисәк (алтын яки көмеш), вакланмаган» сүзеннән, сум элек зур акча булган: «сом – ике колаклы көмеш коелмасы, ул 20 динарга тиң» (Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде: 88). К. ш. ук диал. (Тумашева 1992: 194) һ.б. сумла-у ~ тув. сомна-, кырг. сомдо-, як. умна- «тупас формага китерү», госм. сомун «түгәрәк ипи, каравай; түгәрәк металл кисәге» (Радлов IV: 565), бор. төрки son, sun «каре, терсәк озынлыгы» < кыт. цунь ≈ 3 см; sun altïn (ДТС: 514) ≈ төр. һ.б. som altın «тоташ кисәк алтын; сум алтын». Бу мәгълүматлардан чыгып фикерләгәндә, сум < сом – кыт. теленнән шикелле, әмма к. фар.-таҗ. сумб, сунб «тояк, түгәрәк» (әйтмәкче, төрки туйақ «тояк» сүзенең акча берәмлеге мәгъ. дә булган), к. ш. ук Савым. Шулай итеп. сум < сом сүзе берничә сүзнең контаминациясеннән гыйбарәт булса кирәк. К. Суматан. Федотов II: 61; ЭСТЯ VII: 304.



Предыдущая статья            Следующая статья